Ковид-19 ны кичергән кешеләргә вакцинаның нинди дозада кирәклеге турында йогышлы чирләр буенча табиб аңлатма бирде
Коронавирус буенча соңгы эзләнүләр күрсәткәнчә, бу чирне кичергән кешеләрнең 80%ында антитәнчекләр алты айдан юкка чыга.
Ковит-19 авыруын кичергән кешеләргә кабаттан чирләмәс өчен бер доза җитәргә мөмкин,әмма аны өч айдан соң гына ясарга ярый. Бу хакта Израильдәге Шамир Асаф А Рофе хастаханәсе инфекционист-табибы Галина Гольцманга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Чирне кичергән кешеләргә бер генә доза җитешле булса, бу башка вакцина ясатырга теләүчеләр өчен, аны саклап калырга мөмкинлек бирер иде диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев