Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана
Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин Covid-19 тан соң иммунитетны саклау буенча беренчел тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Авырганнан соң иммунитет өч айдан биш айга кадәр тора, аннары ул акрын гына бетә башлый. Өченче айдан соң ук иммунитет дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә», — дип сөйләде Акимкин әйдәп баручы эпидемиологлар һәм вирусологлар белән киңәшмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев