Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кышкы хәлсезлектән ничек котылырга?

Шушы гади генә киңәшләр сезгә дә ярдәм итәр.

 

 

Кыш уртасы җитте, организмның инде авыруларга каршы торыр “көче” кимеде, организмны ниндидер хәлсезлек биләп алды. Шулай да җиңел генә ысуллар белән аңа ярдәм итәргә була.

Иң беренче чиратта, калкансыман бизгә ярдәм итәргә һәм аны активлаштырырга кирәк. Моның өчен йодлы үлән — йолдызак (мокрица), әстерхан чикләвегенең бүлемтек аралыклары төнәтмәсе бик файдалы.

Иммун системасына тәэсир итүче үләннәр дә хәл кертеп җибәрә. Болар - канлы үлән (чистотел), элеутерококк, гөлҗимеш, бака яфрагы (подорожник), тырнак гөл (календула).

Кан тамырлары өчен салкынча суны җылы су белән чиратлаштыру, аякларны күмеп торган салкынча сулы ваннада йөрү, шулай ук колак массажы бик файдалы.

Иртән шикәрле кайнар чәй эчегез — бу баш миен тукландырып җибәрер; кайнар компот та әйбәт.

Кар бик зур энергия бирә. Карлы урманда йөрүдән дә файдалырак ял юк.

Кыш көне күпләр йокыдан айный алмаса, йокысызлыктан җәфаланучылар да шактый. Йокысы туймаган кешенең эшкә сәләте дә кими, кәефе дә булмый. Төнгә кадәр сузылган «кич утырулар», теливизор карау, китап укып ятулар йокыны боза. Шуңа күрә 22.30 сәгатьтән дә соңга калмыйча ятыгыз.

Йокы алдыннан 20 минут саф һавада йөреп керү, шуннан соң 10-15 минут җылы ванна керү файдалы. Ә менә душ йокыны ача, аны иртән генә керергә кирәк.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев