Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кыярны... помидор белән ашамагыз

Хәзер бакчадагы түтәлләрдә яшел кыярлар өлгерә торган чак. Аны салатлар ясаганда да кулланалар, тозлыйлар да, болай гына да ашыйлар. Ә кыярның никадәр файдалы икәнен беләсезме сез?

Кыяр, нигездә, судан тора, шуңа витаминнар күплеге ягыннан башка яшелчәләрдән калыша. Ләкин ул минераль тозларга һәм биологик актив матдәләргә бай. Мәсәлән, кыярда аксымны һәм В группасы витаминнарын үзләштерүгә булышучы ферментлар бар. Аңардагы инсулинга охшаган фермент исә диабетиклар рационына бик кирәк. 

Кыяр, токсиннарны эретеп, организмны чистарту үзлегенә дә ия. Аз калорияле булуы тазарудан саклый. Составында шулай ук фосфор, калий, кальций, күкерт, магний, натрий, тимер, цинк, йод бар. Алар йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген  яхшырта, калкансыман биздә проблемалары булганнарга булыша. Мондый микроэлементлар тырнак, чәч, тешләр өчен дә файдалы. 

Кыяр составында каротин, тиамин, рибофлавин, фолатлар бар. Организмда аминокислоталар күләмен көйләргә ярдәм итә, тромблар барлыкка килүне тоткарлый. Ә кыярдагы фитостерол – холестеринның сыңары кебек. Ул атеросклероздан саклый. 

Тән пешкәндә, җәрәхәтләр булганда ярага кыяр телеме ябарга киңәш итәләр. Микробларга каршы тору үзлеге бик көчле икән! 

Кыярдан төрле төнәтмәләр ясыйлар, компресс өчен файдаланалар. 

Кыяр чистарту үзлегенә дә ия. Организмнан токсиннарны, шлакларны, авыр металларны чыгара. Шәһрләрдә, мегаполисларда яшәүчеләр өчен аеруча файдалы. Бөердәге кечерәк ташларны эретә. Нерв системасына уңай йогынты ясый, хәтерне яхшырта.   

 

 Яңа өзелгән кыяр суы йөрәк патологиясе, варикоз нәтиҗәсендә барлыкка килгән шешләрдән котылырга булыша. 

Моның өчен 100 г кыярны ваклап турап, өстенә 200 мл кайнап торган су коеп, сүрән утта 5 минут пешерергә кирәк.  7–10 көн дәвамында шул суны көнгә өч тапкыр ашар алдыннан шул суны ярты стакан эчәргә кирәк. 

Ревматик авырулар вакытында кыяр согы белән кишер согын бергә кушып эчәргә киңәш итәләр. Ә бал кушып эчсәң, ютәлне, ашказаны авыртуларын бетереп була. 

Моның өчен 100 мл сокка 1 аш кашыгы бал кушалар. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә. 

Кыярны... помидор белән ашарга ярамый. Помидор организмда әче тирәлек хасил итә, ә кыяр – селтеле. Нәтиҗәдә, тозлар барлыкка килә һәм бөер эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.Томаттагы аскорбин кислотасы кыярдагы аскорбиназ ферменты аркасында үзләштерелми, организм С витаминын ала алмый. Аның каравы кыярны ит белән ашау файдалы: аксым тизрәк үзләштерелә. 

Кыяр косметикада киң кулланыла. Ул тирене яшәртә. Фитостерол аркасында биттә дымлылык саклана, ул лифтинг-эффект бирә. Арыган бит тиресенә менә мондый битлек кулланырга мөмкин. 

1 кыярны кыргычта кырып, шуңа 2 аш кашыгы йомырка агын кушып болгатасың. Шул катнашманы биткә 15 минутка куеп торасың. Аннары юып төшерәсең. 

http://www.syuyumbike.ru/news/belms-bel/kyyarny-pomidor-beln-ashamagyz

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X