Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кызыл уылдыкны күп ашарга кушмый табиблар

Кызыл уылдык зур күләмдә организм өчен зыянлы, шуңа күрә Яңа ел табынында бу продуктны артык куллану кирәкми. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында диетолог Маргарита Королева сөйләде.

 

«Уылдык - ул майлы продукт, аңа әле ак икмәк һәм атланмай өстиләр. Ашказаны һәм бавыр әлеге продуктларны күпләп кабул итәргә әзер түгел», – дип аңлатты белгеч һәм бер чәй кашыгыннан артык ашамаска киңәш итте.

Табиб сүзләренчә, уылдык, май һәм ак икмәк белән ясалган ун бутерброд ашаган кешенең сәламәтлегенә «көчле холестерин» һөҗүме булачак.

Моннан тыш, Королева май яки аксымлы теләсә нинди ризыкны яфраклы салатлар яки яшелчә белән бергә катнаштырып ашарга киңәш итте. Аларда «азык җепселләре» бар, алар ризыкның зарарлы компонентларын үзләштерергә ярдәм итәчәк», - дип аңлатты ул.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

https://tatar-inform.tatar/news/health/22-12-2019/tabiblar-kyzyl-uyldykny-k-p-ashau-s-lam-tlekk-zyyanly-buluyn-kis-t-5712421

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев