Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Лениногорск үзәк район хастаханәсе гриппка каршы прививка кампаниясен дәвам итә

Грипп - өлкәннәрне дә, балаларны да кызганмый торган инфекция. Медицина уңышларына һәм табибларның тырышлыгына карамастан, грипптан һәм аның катлаулануларыннан ел саен кешеләр һәлак була.

Грипп һәм яңа типтагы корнавирус инфекциясе белән бер үк вакытта зарарлану кеше организмы өчен көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Гриппка каршы вакциналар үзләрен бик нәтиҗәле һәм яхшы кичерелә торган чара итеп күрсәттеләр. Вакцинация -  гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле һәм ышанычлы чарасы, ул көзге эпидемия алды чорында авыруларның сезонлы артуына кадәр үткәрелә.

Гриппка каршы вакцинация ясау өчен Лениногорск шәһәре халкы яшәү урыны буенча поликлиникаларның прививка кабинетларына, Лениногорск районында яшәүчеләр Шөгер, Иске Куак амбулаторияләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев