Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Лениногорскида грипп очрагы ачыкланган

Шәһәр һәм районда шушы елның 5нче, 6нчы атнасында кискен респиратор вирус авырулары артуы күзәтелгән. Бу хакта мэриядә санитар-эпидемиягә  каршы комиссия утырышында хәбәр иттеләр.

Үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Фәния Миннебаева әйтүенчә, шәһәр һәм районда елның 5нче, 6нчы атнасында ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 20 процентка югарырак булган. Бигрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында авыру күзәтелгән. 
-    Хәзер кимүгә таба бара. Табиб чакыртулар да кимеде, - ди ул.
Шәһәрдә ике кешедә грипп очрагы лаборатор рәвештә раслануын да әйтте ул. Алар хәзер хастаханәдә, берсе реанимациядә икән. Икесе дә 40 яшькә кадәргеләр. Ир-ат гриппка каршы прививка ясатмаган булган.
Гыйнвар башыннан бүгенге көнгә кадәр шәһәр һәм районда ОРВИ белән 4 меңнән артык кеше авырган.

Розалия Мостафина

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев