Заман сулышы

Магнит давылы вакытында чәй һәм кофе эчмәскә киңәш итә табиблар

Табиб-невролог, психолог Андрей Крицкий һава торышының үзгәрешләре кискен йогынты ясый торган кешеләргә киңәшләр бирде. Ул чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

 

Шулай ук мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә, шулай ук физкультура белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

«Йоклар алдыннан, кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак күзәтергә һәм дарулар эчәргә кирәк», — ди ул.

Реклама

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193834/

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: