Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Медицина белгечләре саны үсеше буенча Татарстан Россиядә иң яхшысы дип бәяләделәр

Бер ел эчендә республиканың медоешмаларына 170 яңа медицина хезмәткәре эшкә урнаштырылган.

 

Татарстанны,  хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә медицина белгечләре санын арттыру буенча,  Россиянең иң яхшы төбәк дип атадылар.

Моның турында брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. "Иң катлаулы мәсьәлә-кадрлар белән тәэмин итү. Республикада табиб кадрларының артуы күзәтелеп, бу сан 170 кә җитте.  РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Игоревна Скворцова бәяләвенчә, "Бу-Россиядә иң яхшы нәтиҗә», - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Марат Садыйков сүзләренә караганда, Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш түбән, дигән хәбәрләр чынбарлыкка туры килми. Барысы да Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында хисап тотып эшләнә.

«Илкүләм проектларда сәламәтлек саклау министрлыгына караган дәвалау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү бурычы тора. Республикада төрле милек формасындагы дәвалау учреждениеләре эшли: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, РЖД, ТР буенча ЭЭМ карамагындагы акционерлык җәмгыятьләре. Һәм хисаплылык вакытында республика Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча барлык бу учреждениеләрне исәпкә ала. Бу дәвалау оешмаларының барысын да исәпкә алып, Татарстанда кадрлар белән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак», – дип нәтиҗә ясады Марат Садыйков.

Фото:  pixabay.com

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев