Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Мигрень борчыса киңәшләр...

Мигрень — өянәк рәвешендәге баш авырту. Аның белән халыкның өчтән беренә кадәре интегә.

Мигреньнең сәбәпләре шактый. Ул артык ярсудан, физик эшләрдән, ачудан, ачыгудан да башланырга мөмкин. Мигрень, шулай ук, шоколад, сыр, чикләвек, томат, шампан һәм кызыл шәраб, сыра ашаган-эчкәннән соң да була ала. Яки кайбер ризыкларга аллергия булганда.

Өянәк организмда гормон үзгәрешләре булганда, балага узудан саклаучы дарулар эчкәндә дә башланырга мөмкин. Мигрень вакытында күңел болгана, косасы килә, ашказаны кыса, яктыдан курку, тавышларга сизгерлек арта.

Кул астында дару булмаган очракта, маңгайга салкын суда чылатылган тастымал куярга була.

“Звездочка” бәлзәме сөртеп, тынычлап ятып торганда хәл яхшыра.

Контраст душта коену, аякларны җылы суда тоту шулай ук авыртуны баса.

Чигә һәм кашларыгызга массаж ясагыз.

Бер аш кашыгы сары мәтрүшкәне бер стакан суда 15 минут кайнатыгыз. Аннары аны сөзәргә һәм 3-5 көн дәвамында ач карынга өчәр аш кашыгы эчәргә кирәк.

Баш чүмечегезгә һәм балтырларга 15-20 минутка гәрчич куегыз, аннары муеныгызга массаж ясагыз. Яңа пешерелгән бик баллы куе чәй дә күпләргә баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-02-16/tukranny-gyna-bashy-avyrtmyy-2695147

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мигрень лекарства от мигрени