Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Начар йоклаучыларда инфаркт, инсульт, яман шеш куркынычы берничә тапкыр арта

Начар йоклаучы кешеләрдә инфаркт, инсульт куркынычы дүрт тапкыр, онкологик авырулар үсеше берничә тапкыр арта. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов әйтте.

 

«Йокысызлык төрле медицина, социаль проблемалар тудыра. Юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, кешенең хәтере начарая. Йокысыз төннән соң баш эшләми. Кызганыч, кешеләр йокы бозылу нинди куркыныч тудыруын бәяләп бетерми. Йокы бозылу аркасында килеп чыккан аварияләрнең нинди куркыныч тудыруы да бәяләп бетерелмәгән», — диде Эдуард Якубов.

Ул Европада тикшеренү үткәрелгәнен, анда йокы бозылу белән бәйле һәлакәтләр куркынычына бәя бирелгәнен әйтте. Нәтиҗәдә, йокы бозылу аркасында килеп чыккан аварияләр алкоголь куллану сәбәпле булган һәлакәтләргә караганда күбрәк тә булганы ачыкланган. «Без промиллега игътибар бирәбез, ә яшерен проблемага игътибар җитеп бетми», — ди Якубов.

Аның сүзләренчә, «Татарстан Республикасы ничек йоклый» дигән тикшеренү буенча, сораштырылган кешеләрнең 26,9 проценты гына йокысызлыктан интегүдән неврологка барырга тиешлеген белгән.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев