Нинди ризыклар канны куерта?
Ризыкларның кайберләре канны куертырга мөмкин.
Эссе һава торышы, җитәрлек күләмдә су эчмәү, спорт белән шөгыльләнү, шулай ук ризыкта шикәр күп булу, фастфуд ашау канны куертырга мөмкин.
Кан куеру исә сәламәтлек өчен проблемалар тудырырга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Табиблар кан куеруның берничә сәбәбен атый. Бу — эссе һава торышы, җитәрлек күләмдә су эчмәү, спорт белән шөгыльләнү, ризыкта шикәр күп булу, фастфуд ашау.
Бу яктан иң куркыныч ризык булып банан, бәрәңге, газлы эчемлекләр тора. Алардан тулысынча баш тарту таләп ителми, ләкин куллануны чикләргә кирәк, ди диетологлар.
ФОТО:pixabay.com
http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/nindi-rizyklar-kanny-kuerta
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев