Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Онколог нинди ризыкларны кабыгы белән ашарга киңәш итә?

Җиләк-җимеш, яшелчә кабыгында клетчатка, витаминнар һәм антиоксидантлар була.

 

Онколог һәм проктолог Елена Смирнова рационда клетчатка күләме җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиешлеген аңлата. Ул тәүлегенә 28 грамм чамасы. Эри торган клетчатка начар холестеринны, канда шикәр микъдарын киметә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Эреми торган клетчатка эчәклек эшчәнлеген стимуллаштыра, тышка чыгу нормальләшә. Клетчатка артык авырлыкны киметергә ярдәм итә, чөнки анда калорияләр аза. Ул бик акрын үзләштерелә һәм туенганлык хисен озак сакларга ярдәм итә, ди белгеч.

Табиб яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне кабыгы белән ашарга киңәш итә. Үз бакчаңда үскәннәрен бигрәк тә, ди ул.

«Аларның кабыгында клетчаткадан тыш витаминнар һәм антиоксидантлар да күп, аеруча виноград белән алмада», — дип искәртә онколог.

Рационга кузаклыларны кертә барып, клетчатка күләмен арттыра барырга була. Бу фасоль, ясмык кебек ризыклар. Кайнар ризыкларга җитен, көнҗет орлыклары салырга киңәш ителә, диелә бу хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

 http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X