Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы?

Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы соң? Ул - яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Калган сыйфатларын үзегез "Яндекс" аша кереп тә укый аласыз.

Белгечләр әрекмән суын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала 1 чәй калагы эчәргә куша. Курс - бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы - әрекмән суын елына өч тапкыр берешәр айлап куллану. Бер ай - әрекмән суы, бер ай - ял, бер ай - әрекмән суы, бер ай ял тәртибендә. 


Мин әрекмән суын иттарткыч аша чыгарып эшләдем. вак тиешекле иләк аша суын сөздем. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычка алып куйдым. 


Дуслар! Җир йөзендә сәламәтлектән дә кадерлерәк берни дә юк. Табигать белән гармониядә яшәгез, үзегезне саклагыз. Онытмагыз: Аллаһ та бит "Сакланганны саклармын" дигән. Менә шул хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз иде. 

Венера МӘҖИТОВА. 

Дуслар! Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, өч тапкырында да әрекмән суын эчәргә онытмаска кирәк. Бары шул чагында гына нәтиҗә әйбәт булачак. 


Тагын бер искәрмә: әрекмән яфрагы суы суыткычта 4-5 көн генә саклана ала. Шуңа аны туңдыргычта сакларга кирәк. Үзеңә кирәк вакытта эретеп эчәргә кирәк. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый дип язылган. Так ышту, алга - әрекмән яфрагы җыярга, дуслар!

Өч айлык запасын әле хәзерләп калсагыз, күңелегез тыныч, кәефегез шәп, тәнегез сәламәт булыр, Иншә Алла!


https://vk.com/salamtlek

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/belep-tor-rekmn-yafragy-suy-nidn-faydaly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев