Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Роспотребнадзорда балалар арасында СОVID-19 белән авыру очраклары турында сөйләделәр

Галим сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә.

13-15 яшькә кадәрге төркемдә COVID-19 белән авыручы балаларның 50 процентка якыны чирне җиңел кичерә.

Аның сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә. Бу турыда Россия Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төрле яшь төркемендәге балалар авырый, әмма иң күп авыручылар 7 яшьтән алып, 13-15 яшь төркеменә керә», — дип сөйләде ул «COVID-19: кешелеккә яңа чакыру» онлайн-семинарында.

Авыручылар саны малайлар һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ул кадәр аерылмый, диде Горелов. Аның сүзләренчә, 49,9 процент балаларда яңа коронавирус инфекциясе җиңел формада, ә 32,3 процентында симптомсыз узган. 0,2 процент очракта гына ковидның авыр формасы теркәлгән. 

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев