Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Россия табиблары яман шеш авыруларын дәвалаганда балыклар тәҗрибәсен куллана

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы океанологлар һәм Фәннәр академиясе белән бергә яман шеш авыруларын дәвалауның яңа алымнарын эшли. Алар тирән су балыгының рак белән авырмау үзлеген файдалана. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

 

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумында НТВга биргән интервьюсында тирән су балыкларының яман шеш белән авырмауларын әйтте. Ул океанда яши торган кайбер хайваннарның генетикасында ук яман шеш белән авыру ихтималы юклыгын аңлатты.

“Океанда өр-яңа антибиотик төрләре бар. Алар традицион антибиотикларга алмаш булып тора. Мөмкинлекләр гаять зур”, - диде Скворцова. Шулай ук Тын океанның “төрле җан ияләре, тирән су балыклары” бирә торган биоактив матдәләр белән тулы булуын да әйтте.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, төш медицинасы үзәкләре Ерак Көнчыгыш округында, шул исәптән Рус утравында һәм Хабаровск краенда булдырылачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192822/

 

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев