Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Россиядә инвалидлыкны раслау тәртибен гадиләштерү турында законны хупладылар

Закон 2020 елның 1 июленнән үз көченә керергә тиеш.

Федерация Советы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә инвалидлыкны раслаучы кәгазь белешмәләрдән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк закон проектын хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Закон Инвалидлар федераль реестрының яңача эшли башлавы белән бәйле. Пенсия фонды электрон документларны тапшыру өчен җаваплы булачак. Бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, инвалидлар өчен парковка урыннары алу процедурасы да гадиләштереләчәк.

Хәзер региональ һәм муниципаль хакимият Бердәм реестр мәгълүматларына нигезләнеп, тиешле карарлар кабул итәчәк. Базада кирәкле мәгълүматлар булмаса, гражданнар кәгазь документлар тапшыра ала.

Закон 2020 елның 1 июленнән үз көченә керергә тиеш.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189579/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев