Реклама
Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.
Салкын һава торышы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Вирусолог, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский шулай дип белдерде.
Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра. «Инфекция, нигездә, метрода йога, чөнки анда температура үзгәрми. Шуның аркасында түбән температура вирус таралуның тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый», — дип аңлатты вирусолог.
Шул ук вакытта, Аграновский җылы шартларда вирусның активлыгы түбән булуын искәртте. Патоген сыеклык тамчысы кипкәннән соң таралу мөмкинлеген югалта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз