Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сарымсакның 1001 файдасы

Сарымсак составында күпләгән минераль матдәләр бар: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы. Ул организмның вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша.

 

Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк. Мисал өчен, алманы угыч аша үткәреп, аңа вакланган сарымсак һәм чын бал кушып салат ясау.


Сарымсакны чи килеш кабул итә алмаган очракта, аны пешереп ашарга яки берәр тырнагын алып, савытка салып өстенә кайнар су коеп, 30 минут ябып торырга кирәк. Аннары суын эчеп, шунда пешкән сарымсакны ашарга була. Авыздан килә торган сарымсакның сасы исен аир һәм аккишер (петрушка) тамыры баса.
 
Ютәлли башлауның башлангыч чорында (1-2 сәгать) авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, сихәтләнүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. Көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак бакасы (ангина) белән җәфаланганда, сарымсак парларын суларга киңәш ителә. Санап кителгән авыруларны дәвалаганда да сарымсак кулланыла.

Халык кизү вакытында (грипп эпидемиясе) һәр бүлмәгә туралган сарымсаклы тәлинкәләрне куеп чыгарга киңәш ителә. Сарымсак вирусларны үтерә. Бер кисәк сарымсакның согын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатырга кирәк. Мондый эремәне тамчылап борынга салырга ярый.

Хроник бронхит, бума (астмалы) бронхит, салкын тию авырулары вакытында мазь әзерләргә кирәк. Дүрт аш кашыгы туңмай яки атланмайга бер тырнак вакланган сарымсак салып бутап, күкрәк һәм иңбашка сылагыз.

Игътибар! Ачы сарымсакны ашказаны җәрәхәте, бөер ялкынсыну (воспаление почек) авырулары, сары авыруы булганда кулланырга киңәш ителми.

Нияз Бишбалта, Казан

http://shahrikazan.ru/

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/sarymsakny-1001-faydasy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X