Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан дәвалау өчен препаратлар исемлеген яңартты

Коронавирустан дәвалау өчен рөхсәт ителгән препаратларның яңартылган исемлеге басылды. Киңәшләрнең сигезенче версиясенә алты препарат кергән. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында әйтелә.

 

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, табиблар комиссиясе карары буенча, аларның файдасы куллану куркынычыннан артса, әлеге даруларны куллану рөхсәт ителә.

«Хәзерге вакытта COVID-19ны дәвалаганда кулланылырга мөмкин булган берничә препаратка басым ясарга кирәк. Аларга фавипиравир, гидроксихлорохин, азитромицин (гидроксихлорохин белән бергә), интерферон-альфа препаратлары, шулай ук ремдесивир, умифеновир препаратлары керә», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта әлеге препаратларның коронавирустан дәвалаганда ярдәм итүен төгәл генә әйтеп булмый. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/04-09-2020/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-covid-19dan-d-valau-chen-preparatlar-isemlegen-ya-artty-5768587

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев