Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинаны прививкалар календаренә кертте

60 яшьтән узган гражданнар, шулай ук медиклар, социаль өлкә һәм мәгариф хезмәткәрләре, социаль учреждениеләрдә яшәүче затлар мәҗбүри вакцинация узарга тиеш.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация илкүләм профилактик прививкалар календарена кертелде. Документның яңартылган версиясе хокукый мәгълүматның рәсми порталында барлыкка килде.

Боерык нигезендә, 60 яшьтән узган гражданнар, шулай ук медиклар, социаль өлкә һәм мәгариф хезмәткәрләре, социаль учреждениеләрдә яшәүче затлар мәҗбүри вакцинация узарга тиеш.

Шулай ук хроник авырулары булган, шул исәптән бронхологик, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, симерү авыруы булган кешеләр, шулай ук миллионнан артык халкы булган шәһәрләрдә яшәүчеләр мәҗбүри прививка ясатырга тиеш.

12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә вакцинация ата-аналарның берсе яки законлы вәкилләрнең язма гаризасы буенча үткәреләчәк. 

https://tatar-inform.tatar/news/health/21-12-2021/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-koronavirustan-vaktsinany-privivkalar-kalendaren-kertte

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка омикрон прививка от коронавируса