Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Спрей, крем яки дымлы салфетка: нинди антисептик COVID-19 вирусын яхшырак үтерә

Эпидемиянең беренче көннәрендә кибетләрдә карабодай белән бергә, санитайзерларны да сатып алып бетерделәр. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, антисептик — бик яхшы вариант. Спиртлы чаралар вирусларны һәм бактерияләрне үтерә. Тик аларда спирт күлмәе 60-70 процент булмаса, микроблар саны кими, тик авыру йоктыру ихтималы кала. «СтарХит» басмасы хәбәрчесе төрле антисептик чаралар турында белешмә туплаган.

 

 

 

Галимнәр белешмәсе буенча, составының 60-70 проценттан ким булмаган өлеше спирт булганда гына, санитайзердагы антисептик коронавирусны үтерә. Бу очракта спрейлар бик нәтиҗәле. Ләкин аларның бәясе шактый зур — 20 миллилитр өчен 150 сум чамасы, 250 миллилитр өчен 800 сумлап түлисе була.

Россия халкы кулларга антибактериаль крем яки гель сатып алуны сайлый. Мондый кремнарның 100 мл күләмен 100 сумга сатып алырга була. Ләкин антибактериаль кремның нәтиҗәлелеге күпкә кимрәк, аларда спирт бик аз күләмдә.

Дезинфекцияли торган салфеткалар кулларны һәм төрле өслекләрне яхшы чистарта. Ләкин алар COVID-19 белән көрәшә алмый. Махсус антибактериаль дым бу вируска бөтенләй тәэсир итми. Мондый салфетка алудан мәгънә юк.

Даруханәләрдә спиртсыз санитайзерлар сатыла. Аларның составында хлоргексидин була. Бу антисептиклар тәме исле дә була, тән тиресен дә киптерми. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: хлоргексидин бактерияләрнең аз төркемен генә үтерә. Ә COVID-19 — ул вирус, бактерияләргә дә, микробларга да карамый.

Басма хәбәрчеләре ачыклаганча, Lafitel — спиртлы гель-антисептик бәясе түбән һәм дезинфекцияләү сәләте югары булу сәбәпле, зур популярлык яулаган. Аның 50 миллилитры 220 сум чамасы тора. Составында 68 процент спирт, глицерин һәм ароматизаторлар бар. Technische Trumpf антисептигы да яхшы, аның 50 миллилитры 245 сум тора, Sanitelle чарасының шул ук күләме 300 сум тора.

Табиблар Германиядә ясалган Septel антисептигын да яхшы дип саный. Аның составында спирт 65 процент, 100 миллилитры 200 сум тора, диелә бу хәбәрдә.

«Татнефть» компаниясе медицина һәм социаль учреждениеләрне «ТАНЕКО» комплексында җитештерелә торган антисептиклар белән тәэмин итә башлау өчен рөхсәт документларын алды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерелә торган антисептик Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә. Әлеге антисептикта коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булган изопропил спирты бар. «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының лаборатория үзәгендә әлеге антисептик сынау үтте. «Самара сынаулар һәм сертификацияләү үзәге» ҖЧҖ аның Таможня берлегенең парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турындагы техник регламенты таләпләренә туры килүен раслады.

 

Интертат

http://maydan.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев