Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сырны чама белеп ашагыз!

Экспертлар аның артериаль кан басымына йогынты ясавын ачыклаган.

 

Билгеле булуынча, сырда күп аксым һәм кальций тупланган.

Британия Кардиология ассоциациясе белгечләре раславынча, бу ризык шулай ук майга һәм тозга бик бай, шуның аркасында ул кан басымына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Димәк, сырлы ризыкларны еш куллану холестерин һәм артериаль кан басымын күтәрүгә сәбәпче булырга мөмкин, дип хәбәр итә “МедикФорум”.

Әгәр холестерин дәрәҗәсе һәм кан басымы белән проблемалар бар икән, табиблар майлы сырлар куллануны тәүлегенә 30 граммга кадәр чикләргә киңәш итә. Мондый проблемалар булганда, моцарелла куллану яхшырак. Ә гипертонияле кешеләргә күгәрекле һәм халуми сырыннан бөтенләй баш тартырга кирәк.

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sirni-chama-belep-ashagiz-482997/

http://maydan.tatar/syrny-chama-belep-ashagyz/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев