Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб антибиотик эчү кайсы очракта зыянлы булуын аңлатты

Антибиотикларны табиб киңәш итмәгән килеш эчү сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Мәскәү Сәламәтлек саклау Департаментының беренчел медицина-санитария ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече, 121нче поликлиниканың баш табибы Андрей Тяжельников шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Баш табиб мондый даруларның өстәмә эффектлары күп булуын билгеләп үтте. Аларга бавыр һәм бөер функциясен бозу, аллергия реакцияләре, иммунитетны киметү, ашказаны микрофлорасы һәм организмның лайлалы тышчалары дисбалансы керә.

Моннан тыш, антибиотикларны кирәкмәгән очракта эчү авыруның әлеге препаратларга ияләшүенә китерә, дип өстәде Тяжельников.

"Билгеле бер авыруларга каршы торыр өчен ясалган антибиотиклар көчсезләнгән очраклар да бар", - дип хәбәр ителә башкала сәламәтлек саклау департаменты сайтында.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар төркемендә булган дарулар микроблар китереп чыгарган авырулар вакытында билгеләнә. Шуңа күрә аларны вируслы инфекцияләре вакытында эчү бөтенләй файдасыз.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/01/194549/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев