Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб эссене җиңел кичерү өчен 10-15 минут саен су эчәргә киңәш итә

 Россиядә яшәүчеләргә эссене җиңел кичерү өчен күбрәк су һәм яшел чәй эчәргә, ботка, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Эссе һава шартларында һәр 10-15 минут саен 1-2 йотым су эчәргә кирәк. Бераз цитруслы җиләк-җимеш һәм бөтнек өстәргә мөмкин. Яшел чәй (көненә 2-4 стакан) сусауны басарга ярдәм итә, аның составында катехиннар бар, ул картаюга юл куймый торган куәтле антиоксидантлар», — диде «СберЗдоровье» медицина онлайн-сервисы диетологы Маргарита Макуха.

Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк — аларның антиоксидант тәэсире бар, ә клетчатка ашкайнату процессы өчен уңай тәэсир итә, майлар һәм углеводлар үзләштерелүен акрынайта, анда минераллар һәм витаминнар бар, дип аңлатты белгеч.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев