Заман сулышы

Табиб утырып эшләү гәүдә тотышын бозарга мөмкинлеген кисәтте

Утырып эшләгәндә гәүдә тотышы үзгәрү офис хезмәткәрләре арасында гадәти хәл. Гәүдә сколиозы эчке органнарга җитди зыян ясарга мөмкин. Бу турыда мануаль терапевт, Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин искәртте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

 

Табиб сүзләренчә, авырудан котылырга «90 кагыйдәсе» ярдәм итәчәк. «Бу утырганда гәүдә һәм ботның алгы өслеге арасындагы почмак 90 градус булырга тиеш. Бот сөяге белән зур балтыр сөяге арасында да шулай ук.  Аяк табаны идәнгә карата 90 градус почмак ясарга тиеш», — дип киңәш итте ул.

Табиб аякны аякка атландырып утыруга бәйле куркынычка аерым тукталды. «Аякны аякка атландырып утыру умырткалык өчен генә түгел, буыннар өчен дә, аскы очлыклар өчен дә зарарлы», — диде белгеч. Шундый кыяфәттә утыру кан тамырларын кысыла, бу тромб барлыкка китерергә мөмкин.

Реклама

Моннан тыш, Кабычкин ике сәгатькә бер тапкыр эш урыныннан беразга торырга киңәш итте, чөнки бу сәламәтлеккә уңай йогынты ясаячак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/09-02-2020/tabib-utyryp-eshl-g-d-totyshyn-bozarga-m-mkinlegen-kis-tte-5721626

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: