Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде

Йокы кытлыгы булмасын өчен, графикны сакларга һәм ялларда аннан тайпылмаска кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия сомнологлар җәмгыяте президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Роман Бузунов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

 

Табиб сүзләренчә, атна дәвамында җитәрлек йоклый алмаган очракта, ял көннәрендә туйганчы йокларга мөмкин.

«Әмма кеше җомга көнне бәйрәм итеп, көндезге 12 сәгатьтә шимбә көнне уяна. Шуның аркасында ул шимбәдән якшәмбегә каршы төндә йокларга теләми һәм тагын көндезге 12 сәгатьтә тора», — дип аңлатты Бузунов.

Белгеч сөйләгәнчә, якшәмбе кичендә вазгыять кабатланачак һәм дүшәмбе эшкә торырга кыен булачак. Ул «якшәмбе йокысызлыгы» термины булуын әйтте.

Шулай итеп, Бузунов сүзләренчә, ялларда график алты сәгатькә күчә, бу Хабаровскидан Мәскәүгә очу аркасында джетлаг белән чагыштырырлык.

Табиб ял көннәрендә озак йокламаска киңәш итте. Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте — бу очракта организм ял итәчәк һәм аңа яңадан җайлашырга кирәк булмаячак.

 

https://tatar-inform.tatar/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокы туйдыру йокы