Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиблар холестеринны гел контрольдә тотарга кирәклеген искәртте

Йогышсыз хроник авыруларны кисәтү өчен холестеринны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Моның әһәмияте турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким һәм Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов аңлатты.

 

«Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыручы алшартлардан котылырга кирәк. Тәмәке тарту, артык симезлек, түбән хәрәкәтчәнлек тә холестерин артуга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә ала. Кеше бу алшартлардан мөстәкыйль үзе дә котыла ала», — дип киңәш иттеләр табиблар.

Белгечләр тәмәкедән тулысынча баш тартырга киңәш итте. Алар, шулай ук, балансланган туклану мөһимлегенә басым ясады. Кан басымын, холестерин күләмен тикшертеп тору кирәклеген искәртте. «Безнең йөрәк- кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме — медицина оешмасына мөрәҗәгать итү кирәк», — диделәр.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X