Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиблар коронавирусның «омикрон» штаммы симптомнарын атады

«Омикрон» исеме алган коронавирусның яңа штаммының төп симптомнары булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора.

Бу хакта Вакцинация һәм иммунизация буенча бәйсез уртак комитет әгъзасы Адам Финн белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч сүзләренә караганда, Көньяк Африка Республикасы мәгълүматлары яңа штаммнарның «аеруча куркыныч» булмавын раслый. Шул ук вакытта «омикрон»га, «Дельта» штаммы кебек үк, ис һәм тәм югалту хас түгел.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, әлеге штамм аз өйрәнелгән булганга, аңа гына хас симптомнарны әйтү кыен.

Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Африканың көньягында табылган коронавирус штаммы «борчу уята торган» дип квалификацияләгән иде. Белгечләр вирусның яңа варианты җитди мутацияләнеп кенә калмыйча, кешегә дельта штаммына караганда җиңелрәк йога, дип фаразлый.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында шулай ук «омикрон» штаммы таралуның бик югары куркынычы булуы турында кисәттеләр.  

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X