Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиблар парацетамолны күп эчү үлемгә китерергә мөмкин дип кисәтә

Даруларны, шул исәптән парацетамолны чамасыз куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бигрәк тә, грипп һәм үтә көчле тын юллары вирус инфекцияләре (ОРВИ) чорында дарулардан агулану очраклары ешайган. Бу хакта бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында министрлыкның баш токсикологы Алия Насыйбулина сөйләде.

 

Аның сүзләренчә, Казан хастаханәләрендә терапия бүлекләренә һәм көчле агулану бүлекләренә парацетамоллы препаратлардан агулану белән бәйле мөрәҗәгатьләр арткан.

Белгечләр үз белдегең белән дәвалану куркынычы турында кисәттеләр. «Еш кына халык составын да белмичә, парацетамол, икенче төрле әйткәндә, ацитоменафен матдәсен чамасын белмичә кулланала. Бу ашказан-эчәк тракты әгъзаларына, бавырга авыр тәэсир итә», — диде Алия Насыйбулина.

Баш токсиколог Казанда 2018 елда 18 яшьлек кызның үлгәнен искә алды. «Парацетамол эчкәнен артык соң белдек, әбисе генә әйтте. Кыз, эч авыртуын басам дип, тәүлегенә 20шәр дару эчкән. Безгә дүртенче тәүлеккә генә килеп эләкте, кызганыч, без аны коткара алмадык», — диде.

Министрлыкның штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева да Алия Насыйбулина сүзен җөпләп, ОРВИ, гриппның сезонлы күтәрелеш чорында кешенең әз генә температурасы күтәрелеп, хәле китсә дә, дару эчүен әйтте. Аның сүзләренчә, бавыры сәламәт булмаган, цирроз стадиясендәге кешегә, хәле кискенләшеп китү өчен, дүрт төймә парацетамол да җитә.

Табиблар, тән температурасы 37,8 тән арткан очракта гына, дару эчеп төшерергә киңәш итте. Аңа кадәр организм үзе өчен көрәшергә тиеш.

чыганак: https://vatantat.ru

http://saby-rt.ru

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев