Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Татарстанда «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар

Февраль аенда республика коронавирустан 190 мең доза препарат алачак.

Татарстанда халык ихтыяҗы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар. 

«Без шушы көннәрдә җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз — 70 меңгә якын доза, һәм акрынлап кайтарыла торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февраль аенда 190 меңгә якын доза планлаштырыла», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта.   

Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган, димәк, бу регионнарга илтеп җиткерүдә дә чагылыш табачак. Журналистның Татарстан Президенты вакцинациясе турындагы соравына спикер: «Рөстәм Нургалиевич моны эшләгәч тә, бу хакта һичшиксез хәбәр итәчәк».

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев