Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Телефон шалтыратуларын хәбәрләр язу белән алмаштырырга киңәш итә роспотребнадзор

Хәбәрләр язу телефонны колак янында тотуга караганда куркынычсызрак. Бу турыда Роспотребнадзор хәбәр итте. Кәрәзле телефоннан имин файдалану буенча тәкъдимнәр ведомствоның рәсми сайтында бастырылган.

 

«Кәрәзле телефон буенча сөйләшү 2 минуттан артык дәвам итәргә тиеш түгел, ә шалтыратулар арасындагы минималь пауза кимендә 15 минут булырга тиеш. Телефонны колак янында тотуга караганда хәбәрләр язу күпкә куркынычсызрак», — диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Телефонны вертикаль рәвештә аскы өлештән һәм колактан ераграк тотарга кирәк. Телефонны колактан сантиметрга алып, баш миенә йогынты ясау куәтен шактый киметергә мөмкин. Моннан тыш, телефонны шалтыраткан кеше җавап биргәннән соң гына колакка китерергә кирәк, чөнки чакыру вакытында телефон көчле егәрлек белән эшли. Ә болай эшләү аны 10 — 20 секундтан киметә.

Ведомствода шулай ук телефоннан сөйләшкәндә металл кысалы күзлекне салырга киңәш итәләр.

Кәрәзле телефонны йокы вакытында үзе белән янәшә куеп, шулай ук аны һәрвакыт үз яныңда йөртергә кирәкми. «Кәрәзле телефон куллануны чикләргә кирәк, бигрәк тә моның кирәге булмаса», — дип киңәш итте Роспотребнадзор.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев