Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Төн эчендә корсактагы май катламыннан ничек котылырга? 6 киңәш

Йокыдан зифа гәүдәле булып уянырга һәм көн буе шулай калырга телисеңме? Гап-гади 6 киңәшне тотарга тырыш. Билең көннән-көн нечкәрер. Аерманы бер атнадан соң ук сизәрсең.

 

Кичке ашны дөрес аша  

 Ашаган вакытта бөкерәймә! Сынны туры тоту – эчнең аскы өлешендә газ һәм һава җыелудан саклый. Киресенчә булган очракта, җиңелчә ашауга карамастан, иртәнгә эчең кабарыр.

Йоклар алдыннан эчеңне массажла

Хәтерлисеңме, кечкенә чакта сабеңның эченә массаж ясый идең. Без баладан кимме? Йоклар алдыннан эчне әкрен генә сыпыру эчәкләргә активрак эшләргә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәсе булсын өчен билгеле бер кагыйдә буенча ясарга кирәк: бармак очлары белән генә эчнең аскы өлешенең уң ягыннан өскә таба соңыннан сул яклап аска таба массажлап төшегез.  

Төнгә каршы витаминнар эчмә  

Мультивитаминлы комплексларны йоклар алдыннан ике сәгать кала эч. Кайбер витаминнар составында таркалмый торган шикәр спирты бар, аны организм авырдан эшкәртә. Эчәкләргә өстәмә эш ясама – витаминнарны иртән яки кич эчәргә тырыш.  

 Кичке аштан соң – саф һава

 Йоклар алдыннан һавада йөреп керү тәмле йокларга гына түгел, ашкайнату системасына да ярдәм итәр. Кичке аштан соң уртача физик активлык эч күбенүдән саклый.  

Газлы сулардан баш тартыгыз

Эч кабаруның иң еш сәбәбе – сыра һәм газлы эчемлекләр. Иртән күңелсез сюрпризга юлыкмас өчен йокларга ике сәгать кала мондый эчемлекләр кулланма, бөтенләй баш тартсаң тагын да яхшырак. Баллы эчемлекләр, алкоголь метаболизмны әкренәйтә, эчке органнар эшчәнлегенә начар тәэсир итә.  

Бөтнекле чәй эчегез

Бөтнек – ашкайнату-эчәк трактын тынычландырырга ярдәм итә һәм эч күбүдән саклый. Бөтнекле чәй яки бөтнек мае тамызылган су эчү йоклар алдыннан нерв системасын гына тынычландырып калмый, яссы корсак та бүләк итәчәк.  

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/tn-echend-korsaktagy-may-katlamynnan-nichek-kotylyrga-6-kish

 

http://bavly-tat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев