Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

УРАМДА БИТЛЕК БУЛЫШМЫ?

— Быел грипптан прививка ясаттым, барыбер авырдым. Чирдән саклану өчен урамда да битлек киеп йөрергәме? 

— Грипп штаммнары күп, кайбер елларда аның табиблар көтмәгән төре килә һәм вакцина ясаткан кеше дә чирләргә мөмкин. Шулай да прививка гриппның катлаулануыннан саклый ала. 
Салкында вируслар үрчеми, шуңа урамда битлек киеп йөрүнең кирәге юк. Яныгызда кемдер төчкерсә, ютәлләсә дә, һавада вируслар микъдары бик аз булачак. Икенчедән, салкында авыз-борынны каплап йөргәндә, сулыш алу кыенлаша, сулыш парлары медицина битлеген юешләтә һәм ул бозлана. Шуңа битлекнең салкын тиюгә сәбәпче булуы да бар. Медицина битлеген янәшәдә авырулар торган бүлмәдә генә кияргә кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

фото:интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев