Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Зыянсыз гадәтләр дә ракка китерә ала

Яман шеш авыруыннан 100 процент коткарып кала торган дару, кызганычка каршы, әлегә кадәр юк. Бу өлкәдә үткәрелгән күптөрле тикшеренүләр шуны күрсәткән: кайбер зыянсыз гадәтләр авыруны китереп чыгару мөмкинлеген арттыра.

Тикшереп карагыз, сездә ул гадәтләр юкмы? Бар икән – алардан тиз арада арынырга кирәк!


Шикәрне күп ашау

Шикәрнең зыяны һәм аны ашау-ашамау тирәсендә бәхәсләр берничә ел гына бармый инде. Ләкин шуны билгеләргә кирәк: шикәрне артык күп ашау күкрәктә яман шеш китереп чыгару мөмкинлеген арттыра. Галимнәр шикәрдән баш тартырга киңәш итә. Аның урынына «натураль» баллы ризыклар ашау файдалы. Мәсәлән, шул ук җиләк-җимеш.


Кайнар чәй эчү
Өреп-өреп кабып, кайнар чәй яисә каһвә эчәргә яратасызмы? Ләкин уйлап карагыз әле: «Халыкара онкология» журналында басылган соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайнар эчемлек эчү үңәчтә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Үңәч стеналарын әледән-әле кайнар су белән ярсыту рак күзәнәкләрен үстерү мөмкинлеге тудыра.


Төнлә эшләү
Төнлә эшләгән кеше яман шеш авыруы белән чирләячәк дигән фикер тулысынча расланмаган раслануын. Тик бу мәсьәләгә кагылышлы тикшеренүләр әлеге фактны раслый гына. Галимнәр фикеренчә, мондый эш графигы иммунитетны төшерә, организмда ялкынсыну мөмкинлеген арттыра. Йокысыз төннәрдән баш тартырга тырышыгыз.


Аз хәрәкәтләнү
Аз хәрәкәтләнү организмга көне буена бер-ике кап тәмәке тартып бетергән кебек үк начар тәэсир итә. Яман шеш авыруы китереп чыгару куркынычы тудырган гадәтләр арасында ул соңгы урыннарда түгел. Эш шунда: күзәнәкләргә кислород җитми. Аз хәрәкәтләнгән саен күзәнәкләргә ул азрак килә. Спорт белән шөгыльләнегез! Вазыйфагыз утырып эшләүдән гыйбарәт икән, көн дәвамында берничә тапкыр гимнастика ясап алыгыз.


Артык авырлык
Артык авырлык, билгеле, гадәт түгел. Шулай да ул үңәч, ашказаны асты бизе, эчәклек, сөт һәм калкансыман биздә ямаш шеш авыруы китереп чыгару куркынычын арттыра. Артык авырлык эстроген гормонын күп итеп эшләтеп чыгара. Шул рәвешле, организмдагы табигый гормоннар балансы үзгәрә. Ә бу исә ялкынсынуларга, яман шеш авыруларына китерә.


Поливитаминнар һәм БАДлар белән артык мавыгу
Күп куллану – яхшы дигән сүз түгел, бигрәк тә витаминнарны! БАДлар һәм витамин комплекслары организмда микроэлементлар кытлыгы булганда гына файдалы. Моның өчен җитди медицина тикшеренүләре узарга кирәк. Без, гадәттә, витаминнарны үз белдегебез белән генә кабул итә башлыйбыз. Ә бу яман шеш күзәнәкләре үстерүгә китерергә мөмкин, дип яза "Татар тудей".

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X