Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

"Ак Барс" һөҗүмчесе Данис Зариповның 800нче уены җиңү белән төгәлләнде

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда ике Татарстан хоккей командасы көч сынашты. Казанның “Ак Барс”ы Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына каршы уйнады. Матч “Ак Барс” файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде.

 

Бүген Казан командасы капитаны Данис Зарипов “Ак Барс” составында уйналган матчлар санын 800гә тутырды.

2009-2017 елларны “Ак Барс”та уйнаган Степан Захарчук хәзер бозга “Нефтехимик” капитаны буларак чыга. Түбән Кама хоккей командасының капкачысы Александр Шарыченков та “Ак Барс”ка таныш, “Нефтехимик”ка киткәнче ул Казан командасы составында иде.

“Ак Барс”ның капкасын әлеге уенда Тимур Биләлов саклады, бу аның сезонда беренче бозга чыгуы булды. Моңа хәтле тренерлар, төп капкачы буларак, Адам Рейдеборнны чыгара иделәр.

Беренче период. Унберенче минутта “Ак Барс” сакчысы Микаэль Викстранд исәпне ачып җибәрде (1:0). Ундүртенче минутта бу сезонда гына “Нефтехимик”тан “Ак Барс”ка күчеп килгән Камил Фазылҗанов “Ак Барс” өчен беренче алкасын үзенең элеккеге командасы капкасына кертте (2:0).

Икенче период. Тугызынчы минутта Марат Хәйруллин “Нефтехимик” өчен гол кертте (2:1).

Өченче период ахырында Евгений Рясенский, кәшәкәсен өскә күтәреп, Джастин Азеведоның иренен канатты, шулай итеп, “Нефтехимик” 4 минутка азчылыкта калды. Унбишенче минутта, күпчелектә уйнауны файдаланып, Джастин Азеведо алка кертте (3:1). Унсигезенче минутта “Нефтехимик”, капкасын буш калдырып, алтынчы уенчыны чыгарды, шунда Джастин Азеведо тагын бер алка кертә алды (4:1).

“Ак Барс” киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. “Металлург” – “Ак Барс” уены 21 сентябрь 15:00 сәгатьтә башлана.  

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193904/

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X