Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Ак Барс» рәттән өч җиңелүдән соң отты

Уенның нәтиҗәсе өстәмә вакытта хәл ителде.

 Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Витязь» командасын 2:1 исәбенә җиңде. 

Матч Подольск шәһәрендә узды. Моңа хәтле «Ак Барс» Казанда рәттән өч уенда җиңелгән иде.

Беренче период. Унөченче минутта, Казан командасы һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (0:1). 

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Җиденче минутта, «Витязь» күпчелектә уйнаганда, Даниэль Одетт исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Өч периодтан соң командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның дүртенче минутында «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель гол кертте һәм командасына җиңү китерде (1:2).

«Ак Барс» киләсе уенын Минск шәһәрендә үткәрәчәк. «Динамо» командасына каршы матч 12 сентябрь 17:10 сәгатьтә башлана.  

https://tatar-inform.tatar/news/sport/11-09-2021/ak-bars-r-tt-n-ch-i-el-d-n-so-otty-5837215

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев