Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алия Мостафина җитәкчелегендәге гимнасткалар командасы Риода көмеш медаль яулады

Алия Мостафина Риодагы Олимпия уеннарындагы тагын ике ярышта чыгыш ясаячак Алия Мостафина, Дарья Спиридонова, Мария Паске, Седа Тутхалян һәм Ангелина Мельникова катнашындагы гимнасткалар җыелма командасы, 176,688 балл җыеп, Риодагы Олимпия уеннарында икенче урын алды. Алтын медальне - АКШ, бронза медальне - Кытай җыелма командалары яулады дип хәбәр итә ТАСС. Алия...

Алия Мостафина Риодагы Олимпия уеннарындагы тагын ике ярышта чыгыш ясаячак


Алия Мостафина, Дарья Спиридонова, Мария Паске, Седа Тутхалян һәм Ангелина Мельникова катнашындагы гимнасткалар җыелма командасы, 176,688 балл җыеп, Риодагы Олимпия уеннарында икенче урын алды. Алтын медальне - АКШ, бронза медальне - Кытай җыелма командалары яулады дип хәбәр итә ТАСС.

Алия Мостафина ТАССка әңгәмәсендә бу чыгышның үзенең Олимпия уеннарындагы төп бурычы икәнен белдергән.

"Мин Олимпиадага команда составында булыр өчен бардым. Бик ардым, ятып ял итәсем генә килә. Без соңгы көчне куеп тырыштык һәм "көмеш" алдык. Башка уеннар турында фаразлыйсым килми, бөтен тырышлыгымны куячакмын, әмма Олимпиададагы төп максатыма мин инде ирештем", - дигән ул.

Алия Мостафина Олимпиадада тагын ике ярышта чыгыш ясаячак.

http://tat.tatar-inform.ru

Россия командасы медальләр саны буенча бишенче урында. Безнең ил спортчыларының 3 алтын, 6 көмеш, 3 бронза медале бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев