Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алтын һәм көмеш өчен

26 - 28 июль аралыгында шәһәрдә 19 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Ленинград өлкәсеннән алып Магаданга кадәр булган шәһәрләрдән 93 спортчы, шул исәптән 17 лениногорскилы катнашты. 2001 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында беренчелекне Магадан спортчысы Артем Юдин яуласа, икенче - өченче урыннарны...

26 - 28 июль аралыгында шәһәрдә 19 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.



Анда Ленинград өлкәсеннән алып Магаданга кадәр булган шәһәрләрдән 93 спортчы, шул исәптән 17 лениногорскилы катнашты.
2001 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында беренчелекне Магадан спортчысы Артем Юдин яуласа, икенче - өченче урыннарны якташыбыз Данил Садреев белән Марс Садреев (8 нче мәктәп) алды. 2001 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Полина Грачева (Уфа) беренче урынга чыкты.
1997-1998 елгы кызлар арасында Киров, Магадан һәм Уфа спортчылары җиңү яуласа, IV урынга лаеклы рәвештә Лена Тетюева (Лениногорск) чыкты.
1997-1998 елгы егетләр арасында Константин Решетников (Уфа), Илья Генералов (Киров), Александр Тигин (Уфа) җиңү пьедесталының 1, 2, 3 нче баскычларында урнашты.
1999-2000 елгылар арасында - I урынны - Максим Сергеев (8 нче мәктәп, Лениногорск), II урынны - Никита Кудряшов (10 нчы мәктәп, Лениногорск) һәм III урынны - Илья Баскаков (Магадан) алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин

2
X