Андрей Каргинов экипажы тамашачыны бәрдерү аркасында “Дакар” раллиеннан чыгарылган
СПОРТ

Андрей Каргинов экипажы тамашачыны бәрдерү аркасында “Дакар” раллиеннан чыгарылган

Экипаж зыян күрүчегә ярдәм итәргә туктамыйча, узышны дәвам иткән.

“Дакар” ралли-марафоны судьялары карары белән Россиянең "КамАЗ-мастер" командасының Андрей Каргинов экипажы йөк машиналары зачетында узыш беркетмәсеннән төшереп калдырылган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Россия экипажы узышның бишенче этабында тамашачыны бәрдергән һәм аңа ярдәм итәргә туктамаган.

 

Фото: minsport.tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев