Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яшь чаңгычыларыбыз атаклы спорт чемпионы призына республика ярышларында катнашты

Шушы көннәрдә генә Бөгелмәдә Ачык республика ярышлары булды.

Ул халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы Розалин Бакиев призларына үткәрелде. Бәйге балалар һәм үсмерләрнең туган еллары буенча төркемнәргә бүленеп үткәрелде, һәр төркемнең үз җиңүчесе һәм призерлары ачыкланды. Үз яшендәгеләр арасында лениногорскилы Антон Рыков аеруча уңышлы чыгыш ясады.  Безнең Нияз Хамматов, Илнар Хәмидуллин, Иван Федоров, Дамир Латыйпов, Андрей Архипов, Тимур Фәсхетдинов, Таһир Миңнегулов һәм Аяз Вафин да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Чаңгычы кызларыбыз Дарья Уланова һәм Кристина Муравьева ярышлар дистанциясен шома гына уздылар, аларның мондый югары дәрәҗәле бәйгедә  беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары әле. Шулай булса да, югалып калмадылар.

Мондый ярышлар чаңгы спортын популярлаштыруга, спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итә,  чаңгычыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев