Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчесе– бөтенроссия турнирының иң югары баскычында

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре шушы көннәрдә генә Бөтенроссия турнирында көч сынашып кайттылар.

Турнир россиянең атказанган спорт мастеры  Александр Третьяков призына багышланган иде.  Ярышлар унсигез яшькәчә булган үсмерләр арасында үтте. Илкүләм бәйгедә төрле регионнардан килгән 113 көрәшче катнашты.

Шәһәребез 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә  тәрбияләнүче үсмерләр әлеге турнирда бик уңышлы чыгыш ясадылар: 80 килограммга кадәр авырлык категориясендә  көч сынашучылар арасында  якташыбыз  Сергей Чатуров җиңүгә иреште. Тагын бер Лениногорск көрәшчесе  Егор Илюхин турнирның бронза призеры булды.  Ул 60 килограммга кадәр авырлык категориясендәге спортчылар төркемендә көрәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X