Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Боксчы кызыбыз Дарья Антипова ярышлардан призлы урын яулап кайтты

Серпухов шәһәренең «Лесная опушка» спорт базасында Бөтенроссия ярышлары булып узды.

Анда 14-15 яшьлек һәм 16-17 яшьлек боксчы кызлар көч сынашты. 
Татарстан республикасы җыелма командасы составында Лениногорск кызы Дарья Антипова да чыгыш ясады. Республиканың өч талантлы боксчы кызыннан торган команда көмеш медальгә лаек булды. Команда кызларының тагын берсе Түбән Камадан — Лия Вафина, икенчесе — Динә Сафиуллина, ул Казаннан.

Дарья Антипова остазлары Артур Галиуллин һәм Егор Жупиков кул астында шөгыльләнә.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев