Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Данил Садриев -Олимпия командасы составында

Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия җыелма командасының тренерлар штабы 2022 елның 4-20 февралендә узачак Пекиндагы Олимпия уеннарына команда составын билгеләде.

Лениногорск трамплинчысы Данил Садриев Олимпия уеннарына барачак җыелма команда составына рәсми рәвештә кертелде.

 

 Команданың  яртысы Лениногорск трамплинчыларыннан тора  дисәң дә ялгышу булмас, чөнки  Данил Садриев белән бергә Олимпия командасы составына кергән Роман Трофимов та, чыгышы белән- лениногорскилы.  Аның  спорттагы  беренче  адымнары һәм җиңүләре шәһәребезнең  “Олимпия резервлары “ чаңгы спорты мәктәбе һәм аның  тренерлары белән бәйле. Бүгенге көндә ул Түбән Тагил шәһәре данын яклый.

Данил Садриевка кадәр Лениногорскиның ике чаңгычысы Олимпия уеннарында катнашты.  Аларның берсе – Николай Петрушин, 1998 нче елда Япониянең Ногано шәһәрендә трамплинчы буларак, ә икенчесе – Иван Панин ,2014 нче елгы Сочи Олимпиадасында ике төр чаңгы көрәше буенча чыгыш ясаган иде.

2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча ярышлар Чжанцзяоу шәһәрендә, 5-14 нче  февраль көннәрендә Гуяншу трамплиннар үзәгендә узачак.

Россия җыелма командасының иң яшь трамплинчысы, якташыбыз Данил Садриевка  шома юллар теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев