Данил Садриев - Россия Кубогының көмеш призеры
СПОРТ

Данил Садриев - Россия Кубогының көмеш призеры

31нче августта, Пермь краеның Чайковский шәһәрендә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Кубогының V этабы булды.

Бу илкүләм ярышларда танылган трамплинчы  Данил Садриев Россия Кубогының көмеш призын яулап алды.

Сикерү нәтиҗәләре буенча, беренче урынга чыккан спортчы - 269, 2 очко туплады, ә якташыбыз - 260, 7 очко белән икенче урынны алды. Трамплинчыларга ике сикерү мөмкинлеге бирелгән иде.

Икенче сикерүдә Данил Садриевның нәтиҗәсе - 138, 5 метр булды, бу җиңүченең нәтиҗәсеннән 1,5 метрга күбрәк. Әмма беренче сикерүдә 0, 5 метрга кыскарак иде.

 

фото: Татар-информ

 


Нет комментариев