Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчысы дөньяның иң көчле утыз трамплинчысы арасында

Чаңгыда трамплиннан сикерү спортына битараф булмаган барча лениногорскилыларның карашы соңгы араларда Финляндиягә төбәлгән иде. Спортның әлеге төре буенча Дөнья Кубогының чиратагы этабы Финляндиянең Рука шәһәрендә үзды.

Ярышларның беренчесен Түбән Тагил шәһәре кабул иткән иде. Шунсын әйтеп узу кирәк, трамплин спорты буенча  мондый  иң югары дәрәҗәдәге бәйге бездә беренче тапкыр үтте. Якташыбыз Данил Садриев ярышларның беренче этабында чыгыш ясап иң көчле  илле трамплинчы арасына керде һәм Финляндиядә юл тотты.  

Дөнья Кубогының Финляндия ярышлары 27-28 нче ноябрьдә булды.  Беренче көн бәйгедә Данил  унтугызынчы урынны алган иде,  әлеге нәтиҗә аңа иң көчле утыз трамплинчы арасына керү мөмкинлеге бирде.

28 ноябрьдә, 135 һәм 140 метрга сикерүләрдә Данил 12 нче урынны алды.  Якташыбыз иң көчлеләр унлыгына  якыная бара. Уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X