Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатчылары Бөтенроссия ярышларында катнашты

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе акробатчылары Краснодарда спорт акробатикасы буенча узган Бөтенроссия ярышларында катнашты. Спорт мастеры программасы буенча катнаш парда Дарина Федорова (12нче лицей) белән Дамир Варисов (нефть техникумы) бронза приз иясе булдылар. 12нче лицей укучылары Андрей Хәйретдинов, Артем Иванов, Алина Аблиева (13нче мәктәп), Иван Храмов (6нчы мәктәп) спорт акробатикасы буенча...

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе акробатчылары Краснодарда спорт акробатикасы буенча узган Бөтенроссия ярышларында катнашты.
Спорт мастеры программасы буенча катнаш парда Дарина Федорова (12нче лицей) белән Дамир Варисов (нефть техникумы) бронза приз иясе булдылар.
12нче лицей укучылары Андрей Хәйретдинов, Артем Иванов, Алина Аблиева (13нче мәктәп), Иван Храмов (6нчы мәктәп) спорт акробатикасы буенча спорт мастеры нормативын үтәделәр.
Россия спорт мастерына кандидат нормативын раслаучы спортчылар да булды. Алар: Ралина Федорова (12нче лицей), Виктория Тимофеева (10нчы мәктәп). Шулай кызлар төркеме составында 13нче мәктәптән Динара Незамеева, Элина Сәлахова (5нче мәктәп) һәм Регина Дамадаева (8нче мәктәп) бар иде.
Катнашучы акробатчыларны һәм аларның тренерларын: Әсхәт Хәйруллин, Марина Мөхәммәтова, Евгения Бортникованы котлыйбыз, дип хәбәр итә 1нче спорт мәктәбе.
фото: ДЮСШ№1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев