Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробаты Казаннан чемпион исеме белән кайтты

Берничә көн элек Лениногорск акробатлары Республика Чемпионаты һәм Республика Беренчелеге ярышлрында көч сынашып кайттылар. Югары дәрәҗәле бу бәйге башкалабыз Казанның “Мәскәү” спорткомплексында узды.

Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат шәһәре спортчылары катнашты.  Ярышларның нәтиҗәсе буенча Лениногорск спортчысы Артур Павлов Республика Чемпионаты чемпионы исеменә лаек булды.

Лениногорск акробатлары  бәйге программасына  кертелгән икеләтелгән  минитрапта  һәм  акробатик юлда сикерү  ярышларында катнаштылар.

Республика Беренчелегендә 11-12 яшьлек кызлар арасында икеләтелгән минитрапта  сикерүдә  Алла Алексеева 3 урынны яулады, шул ук яшь төркемендә 2 урынны Егор  Боздунов алды. Спорт мастеры  программасы буенча чыгыш ясаган  Матвей Семенов көмеш медальгә лаек дип табылды.

Чемпионатта  спорт мастеры программасы буенча икеләтелгән минитрапта Илнар  Хәсәншин- икенче, ә Артем Власов-  өченче урынга чыктылар.

9-10 яшьлекләр төркемендә беренче урынны Данил Неустроев яулады, икенче урында - Артем Ганиев.

Спорт мастерына кандидатлык программасында  13-14 яшьлек спортчылар арасында  безнең Андрей  Зубок  җиңде.

Республика чемпионы һәм җиңүчеләре шәһәребездәге 1 нче спорт мәктәбе тренерлары Вероника Юсупова, Руслан Хөснетдинов, Зилә Савельева һәм Анатолий Савельев  кул астында акробатика осталыгына өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X