Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск бадминтончылары финал уеннарына әзерләнә

Лениногорскида бадминтон белән яратып һәм күпләп шөгыльләнәләр. Әледән –әле ярышлар да оештырылып тора. Узган ял көннәрендә безнең бадминтончы үсмерләр Әлмәттә көч сынашып кайттылар.

Республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы уеннарына сайлап алу  этабы  Әлмәттә булды.  Зона уеннары “Татарстанның  бадминтон өметләре” дигән исем белән үтте.  Әлеге ярышларда Лениногорск спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Шәһәрнең 5 нче  мәктәп укучысы Дарья Решетова 2009-10 нчы елгы бадминтончылар арасында беренче урынга, ә бәйгенең төп нәтиҗәләре буенча икенче урынга чыкты. Ә 2 нче мәктәптә белем алучы Полина Захарова, шулай ук, төп нәтиҗәдә өченче урынны алды. Алар башкалабыз Казанда узачак финал уеннарында катнашачак. Әлеге ярышларга  Лениногорскидан тагын бер уенчы сайлап алынды, ул -10 нчы мәктәп укучысы Камилла Минәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X