Лениногорск батутчылары Чаллыдан җиңү белән кайттылар
СПОРТ

Лениногорск батутчылары Чаллыдан җиңү белән кайттылар

Муниципаль районнар арасында батутта сикерү һәм АКД буенча ярышлар булды. Ул Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. Бәйге Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Чаллыда узган ярышта чыгыш ясап югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Беренче өлкәннәр разряды буенча чыгыш ясаган Булат Хәсәншин 1 нче урынга лаек булды.

Шушы ук разрядта Ярослав Кофтун һәм Сергей Петров  бәйгенең призерлары булдылар. Беренче өлкәннәр разрядының кечерәк яшьтәгеләр төркемендә  Егор Боздунов 2 нче урынны алды. Икенче өлкәннәр разрядында Даниил Неустроевка тиңнәр булмады. Артем Ганиев 2 нче урыга чыкты.

Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Вероника Юсупова, Наталья Ячина һәм Руслан Хөснетдиновны уңышлары белән котлыйбыз.


Нет комментариев